Лениногорскилы танышына пычак белән кадый
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы танышына пычак белән кадый

Лениногорскида исерек хәлдә танышының күкрәгенә һәм җилкәсенә пычак кадаган ир-ат хөкем ителде.


Лениногорск суды хәбәр иткәнчә, вакыйга Лермонтов урамында була. Исерткеч эчемлек “йотып куйгач”, 27 яшьлек ир-ат танышы белән бәхәскә керә. Һәм пычак белән кадый. Нәтиҗәдә, танышының эчке органына җитди зыян килә.

Ир-ат үз гаебен өлешчә таный. Ул элек тә хөкем ителгән булган. Суд аны 4 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итте, ул кырыс режимлы төзәтү колониясенә җибәрелде.

 


Нет комментариев