Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы телевизор экранындагы күрәзәчегә акча күчереп барган

Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 51 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булуы турында хәбәр итә.



Аның сөйләвенчә, узган ел декабрь аенда телевизор экранында күрәзәче турында реклама күрә. “Дәвалаучы” үзенә реклама ясап, төрле характердагы проблемалардан котылырга ярдәм итәчәгенә вәгъдә бирә.

Лениногорскилы ханым моңа ышана да, рекламада күрсәтелгән номер аша шалтыратырга була. Күрәзәчегә телефон аша үзенең тормышындагы авырлыкларны, оныгының сәламәтлеге белән проблемалары хакында сөйли. “Күрәзәче” әлбәттә ярдәм итәрмен дип ышандыра, акча түләргә кирәк булачагын әйтә.

Берничә атна дәвамында зыян күрүче хатын-кыз аны-моны уйламыйча, банкларда кредитлар рәсмиләштереп, телефон аша әйткән счетларга акча күчереп бара, әле танышларыннан бурычка да ала.

Шалтыратулар тынмый, түләү суммасы артканнан-арта бара, шуннан соң хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итә.  Матди зыян 870 мең сум күләмендә.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган, хокук саклау хезмәткәрләре тикшерү-эзләү эше алып бара, мошенникның шәхесен һәм кайда торуын ачыклыйлар.

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев