Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы хатын-кыз төшеп калган чит кешенең банк картасыннан файдаланган

Чит кешенең банк картасы төшеп калган булса да, юлдан табылса да, барыбер чит кеше мөлкәте булып кала. Әмма табылган карта белән кулланып калырга теләүчеләр аз түгел.

Күптән түгел юлда төшеп калган банк картасын табучы суд каршында җавап тотты. Билгеле, чит кеше картасын табып алган өчен түгел, карта исәбендәге акчага кул сузганы өчен.

Лениногорскида яшәүче 46 яшьлек хатын-кыз шәһәр кибетләренең берсе янында төшеп калган банк картасы таба. Башта картада акча барын-югын белер өчен  үзе сатып алган кечерәк товарлар өчен шуның белән түли. Әмма бераздан хисләнеп китеп, шушы карта белән  алган әйберләре өчен барлыгы 7мең 500 сум акча түли.

Бүгенге көндә мондый кыңгыр эшләрне кылучыны эзләп табуы кыенлык тудырмый. Чит кеше акчасын сарыф иткән ханыма да суд каршысына басарга туры килә.

Суд аны чит кеше исәбеннән акча урлап,  зур матди зыян китерүдә гаепле дип таба һәм тиешле җәзасын да бирә. Каракны ел ярымга шартлы рәвештә хөкем итәләр.

Ул үз файдасына тараткан акчаларны да карта хуҗасына кайтарып бирә. Хуҗадан гафу үтенеп, кылган эшенә үкенүен белдерә.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән, шикаять бирелергә мөмкин.

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев