Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилыга “больничный” кәгазе алтмыш мең сумга төшкән

Шәһәр суды вазыйфаи затка ришвәт бирү, ялган рәсми документ сатып алу һәм куллану турындагы җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.

Гаепле дип табылучы шактый гына күләмле штрафка тартылды.

Суд тикшерүләре ачыклаганча, 33 яшьлек Х., хезмәт оешмаларының берсендә эшләүче буларак,  Россия Федерациясе хезмәт законнары нигезендә эш вакытында эш урынында булырга тиеш булган.

Әмма  гаилә проблемаларын җайга салуны сылтау итеп, 2023 елның 11 гыйнварыннан 25 гыйнварына кадәр вакыт аралыгында эшкә чыкмаска ниятләгән. Бернинди дә медцина ярдәменә мохтаҗ булмаган сау-сәламәт Х. бу максатын таныш фельдшеры аша тормышка ашырырга уйлаган.

Таныш медицина хезмәткәре дә үз эшен яхшы бәяләгән. Ул Х. ның эшкә сәләтсезлеге турында рәсми кәгазь өчен бер көнгә 700 сум сораган. Гомуми исәп белән Х.танышына  10 мең 500 сум ришвәт күчергән. Акчалар белән алыш-биреш ителгәч, эшкә яраксызлык кәгазе ачылган һәм компьютер аша Х.ның эш урынына җибәрелгән.

Суд утырышында Х. үзенең гаебен тулысынча таныган, кылган эшенә үкенечен белдергән. Кылган гамәлен, гаилә проблемалары аркасында спиртлы эчемлекләрне артык кулланып, эшкә чыга алмавы белән аңлаткан. Шул сәбәпле таныш фельдшерыннан ялган эшкә сәләтсезлек кәгазе сатып алганлыгын әйткән.

Суд Х.ны РФ Җинаять Кодексы 291 маддәсенең 3 өлешендә(ришвәт бирү) һәм 327 маддәсенең 3 өлешендә каралган (ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясау) җинаятьләрне кылуда гаепле дип тапты. Аңа 50 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.

Әлеге вакыйганың тагын бер фигуранты булган медицина хезмәткәренә карата эш материаллары аерым каралачак.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм шикаять ителергә мөмкин.

Яңалыкларны безнең Дзен-каналдан укый аласыз. Кушылыгыз безгә! 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев