Бер көнне кесә телефоныма ягымлы гына тавышлы кыз шалтыратып, дәвалау процедуралары узу өчен матурлык салонына чакырды. Бардым, диагностика уздырганнан соң миңа умыртка баганасы өчен ун массаж билгеләделәр. Алып-сату килешүе төзелгәннән соң миңа махсус крем бирделәр. Өйгә кайтып килешүне укыганнан соң андагы кайбер пунктларның кулланучы хокукын бозуына төшендем. Салонга мөрәҗәгать иткәннән...
Бер көнне кесә телефоныма ягымлы гына тавышлы кыз шалтыратып, дәвалау процедуралары узу өчен матурлык салонына чакырды. Бардым, диагностика уздырганнан соң миңа умыртка баганасы өчен ун массаж билгеләделәр. Алып-сату килешүе төзелгәннән соң миңа махсус крем бирделәр. Өйгә кайтып килешүне укыганнан соң андагы кайбер пунктларның кулланучы хокукын бозуына төшендем. Салонга мөрәҗәгать иткәннән соң крем өчен 8 мең сум түләргә һәм аннан соң килешүне өзү мөмкин булуын әйттеләр. Миңа хәзер нишләргә?
Мондый килешүне өзәргә ярдәм итүне сорап безгә еш мөрәҗәгать итәләр. Салоннарда тәкъдим ителүче хезмәт һәм товарның бәясе күп вакыт кешенең финанс мөмкинлегеннән күп тапкыр артыграк, шуңа да алар шалтыратканда килешү төзүне күз уңында тотып, паспорт алып килергә кушалар да. Шунысы аяныч, мондый килешү төзүчеләр арасында өлкән яшьтәгеләр дә шактый. Өйләренә кайтып яхшылап укыганнан, якыннарына күрсәткәннән соң алар килешүне өзмәкче була, әмма сатучы тарафыннан, әлбәттә, баш тарту очрагы яисә "бушлай" бирелгән товар өчен түләүне таләп итү белән очраша.
"Кулланучылар хокукын яклау турында"гы Законда бер төрле хезмәт күрсәтүдә икенче төрле товар алу шарты куелу тыелса да, тәҗрибә шуны күрсәтә: ялгышлык белән кул куелган килешүдән бары тик суд аша гына баш тартуы мөмкин.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы мондый проблема белән мөрәҗәгать итүчеләргә аларның суд аша ни рәвешле хокукларны якларга кирәклеген аңлата, шулай ук дәгъва һәм судка гариза язганда ярдәм күрсәтә.
Мондый хәлгә тармас өчен берничә киңәш:
-косметологик хезмәт күрсәтү турындагы килешүгә кул куйганчы яхшылап уйлап, дөрес карарга килегез: алар тәкъдим итүче хезмәтләр яисә товарлар сезгә бик кирәкме, финанс хәлегездән киләме, якыннарыгыз каршы булмасмы?
-килешүнең барлык пунктлары белән яхшылап танышмыйча, кул куймагыз;
-кредит килешүенә кул куйганда банк алдында бурычлы булуыгызны онытмагыз.
Шунысы да бар: парфюмер-косметик әйберләр, формасы, зурлыгы, төсе яки комплектациясе буенча туры килми дип әйтеп кенә, кире кайтару мөмкинлеге бирми торган товарлар исемлегендә тора.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев