Лениногорскилыны дус хатынын яндырган өчен 15 елга төрмәгә озаттылар
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилыны дус хатынын яндырган өчен 15 елга төрмәгә озаттылар

Ул катгый режимлы колониядә булачак.

 

Районның Шөгер авылы кешесенә карата суд тарафыннан хөкем чыгарылды.

Исегезгә төшерик: узган елның августында алар Шөгер урманында ял итәләр. Әлбәттә, спиртлы эчемлекләр дә кулланганнар. Хатын-кыз йоклап киткәч, ир-ат аның өстендәге киемнәргә ут төртә. Күп төрле пешүләр алу нәтиҗәсендә хатын-кыз үлә. Аңа 32 яшь була.

Беркадәр вакыт үткәч, ир-ат полициягә шалтырата һәм урманда дус хатынын үле килеш таптым дип алдый.

Әлеге ир-атның гаебе суд тарафыннан дәлилләнде. Аны 15 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр, ул катгый режимлы колониядә үткәрәчәк.

 


15 елга төрмә

Нет комментариев