Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскиның берничә машина йөртүчесе җәяүлегә әйләнгән, руль артына хәмер кулланып утырган өчен

Руль артына лаякыл исерек хәлдә утырган автомобиль йөртүчегә карата җитди хөкем карары чыгарылды. Лениногорск шәһәр суды аны ельярымга идарә итү хокукыннан мәхрүм итте һәм 30 мең күләмендә штрафка тартты.

Юл хәрәкәте иминлеге инспекторы, төн уртасында юлдан бик шикле килүче автомобильне тукткач, аның йөртүчесе исерек булуын ачыклый. Әмма 29 яшьлек йөртүче медицина тикшерүе үтүдән баш тарта. ЮХИДИ инспекторы кирәкле протокол төзи.  Яшь кеше судта үзенең гаебен танымау гына түгел, гомумән, ул төндә машинага утырмаганлыгын исбатларга  маташып карый. Суд утырышында, аны исерек хәлдә туктатып, протокол төзегән юл иминлеге хезмәткәре, машина йөртүченең гаебен раслый. 

  “Шушы араларда гына  исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә машина белән идарә иткән тагын өч йөртүченең  эше  буенча хөкем карары чыгарылды,-ди 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы Альбина Вильданова, икесе медицина тикшерүеннән баш тарткан булган. Өч очракта да, гамәлдәге законнар нигезендә административ җәза бирелде.” Аларны да штрафка тартып, машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Әлегә алар җәяүле кешегә әйләнгәннәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев