Әлмәт кешесе аз хезмәт хакы алуы турындагы шелтә аркасында хатынын үтергән
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Әлмәт кешесе аз хезмәт хакы алуы турындагы шелтә аркасында хатынын үтергән

Тикшеренүчеләр мәгълүматына караганда, бу хәл 23 октябрьдә Әлмәттә булган.

46 яшьлек ир-ат өендә эчкән булган һәм хатыны аны аз акча эшләвендә шелтәли башлаган.

Низаг вакытында ир-ат хатынының күкрәгенә һәм корсагына берничә тапкыр суккан. Хатыны икенче көнне вафат булган. Экспертиза нәтиҗәсендә, хатынының үлем сәбәбе – эчке органнарының җәрәхәтләнүе.

«Үлемгә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Ир-ат үзенең җинаятькә катнашы булуын таныды, тиздән аңа чик кую чарасын билгеләячәкләр. Эшне тикшерү дәвам итә», — диде Россия тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

 

ЧЫГАНАК

 


Нет комментариев