Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Машина руле артына исерек һәм йөртү хокукы булмаган хәлдә утырган лениногорскилыны хөкем иттеләр

Алкоголь тәэсирендә күпләрнең үзен бөтен нәрсәгә егәре җитәрлек итеп хис итә башлавы сер түгел, 22 яшьлек М. белән дә нәкъ шулай килеп чыккан.

Лениногорск суды шушы көннәрдә, исерек хәлдә автомобиль руле артына утырган җирле кешегә карата хөкем карары чыгарды.

Бертуган апасының  егете белән бергәләшеп, спиртлы эчемлекләр белән мавыгып шактый гына вакыт кәеф-сафа корып утырганнан соң, М.га эмоцияләр җитешми башлаган. Бу җитешмәүчелекне ул үзенчә тулыландырырга ниятләгән, табындашы күрмәгән арада, аның машина ачкычларын  кулына төшергән һәм төнге шәһәр буйлап сәяхәткә чыккан.  Машина булгач, үзенең автомобиль йөртү хокукы булмауына артык борчылып, игътибар биреп тормаган.

Юл уңаенда ул машина белән идарәсен югалтып, аны әйләндереп каплаган, тик ул  машинаны янә тәгәрмәчләренә бастыру җаен тапкан һәм  юлын дәвам иткән.

Исерек автомобиль йөртүченең, әмма, аеруча, юлда хәрәкәт итүче башка кешеләрнең бәхетенә, аны юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары туктатып өлгергән.

Шәһәр суды, законсыз рәвештә чит кеше малына кул сузган, аңа матди зыян салган һәм исерек хәлдә, өстәвенә хокуксыз руль артына утыручыны, ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X