Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Матур сөйләп 40 мең сум акчасына хуҗа булганнар

Лениногорскида яшәүче 19 яшьлек кыз, эчке эшләр бүлегенә шалтыратып, телефон мошенникларыннан алдануын әйткән.

Күпме генә  бу турыда язып-сөйләп, төрле алдан кисәтү эше алып барылса да,  телефон каракларына юлыгучылар булмый калмый. Ялган сүзләрне матур итеп, күңелгә үткәрерлек итеп сөйләү өстендә мошенниклар осталыкларын арттыра бара.

Эчке эшләр бүлегенә хәбәр иткән кызга да, шик тудырмыйча, ышанырлык итеп сөйләгәннәр. Шалтыратучы үзен банк хезмәткәре итеп таныштырган.  Бик әдәпле, кайгыртучан, шул ук вакытта рәсмилек төсе дә кертеп, кызның картасыннан чит кешеләр акча алырга җыенганын әйткән. Мондый очракларда кичекмәстән шәхси исәпне иминиятләштерү өчен, берничә гади  генә банк операциясе үткәрергә кирәк дигән.

 Әлбәттә моның өчен карта номерын, аның икенче ягына язылган өч санны  сорап язып алган.  Аның телефонына яшерен код килергә тиеш дигән. Тик  кызның телефонына картасыннан акча алынуы турында гына хәбәр килгән. Ул шунда үзененең мошенниклар тозагына эләгүен аңлаган. Әмма караклар аның  40 мең сум акчасын үзләштереп өлгергәннәр инде. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган, хәзерге вакытта оператив-эзләнүләр бара.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге кабат исегезгә төшерә: банк хезмәткәрләре  сезгә шалтыратып картаның бернинди номерын да сорамый. Шикле операцияләр булса, үзлегеннән чыгып картагызны  блокировкага куя ала. Сак булыгыз, шикле шалтыратулар булса, сүзне озакка сузмагыз. Сөйләшүне туктатып, картагызның арткы ягына язылган телефон номерына шалтыратыгыз һәм бу хакта  әйтегез.

Әгәр инде мошенниклардан зыян күрергә өлгергәнсез икән, кичекмәстән 02 номерына хәбәр бирегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев