Мошенниклар 77 яшьлек әбине медицина үзәгенә чакырып, 800 меңнән артык акчасын урлыйлар
Мошенниклар кыек атса да, туры тидерә.
Лениногорскида яшәүче өлкән яшьтәге ханымны алар сәламәтлек үзәгеннән шалтыратабыз дип алдаганнар. Нәтиҗәдә 77 яшьлек хатын-кыз 856 мең сум акчасыннан мәхрүм калган.
Шалтыратучы Лениногорскига диагностика медицина үзәге килүен әйткән һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалау буенча кабул итүгә язылырга тәкъдим иткән. Пенсионер ханымның ире инвалид булганлыктан, ул язылырга теләк белдергән .Шалтыратучыга үзенең һәи иренең шәхси мәгълүматларын әйтеп яздырган. Шуннан соң хатын-кызны телефон аша сәламәтлек үзәгенең белгеченә күчергәннәр.
Үзен “белгеч” итеп танытучы ир-ат бик озак, әйбәтләп аңлатып сөйләгән. Сөйләшү барышында “белгеч”ипләп кенә ханымның мошенниклар йогынтысына эләккәнлеген әйткән, аның исәбендәге акчаларның куркыныч астында булуын, аларны куркынычсыз счетка күчерергә кирәклеген төшендергән.
Пенсионер хатын артык икеләнүләрсез 856 мең сум күләмендә җыелган акчаларын «куркынычсыз счетларга " күчергән.
Акчаларны күчерү эше җайлы гына барып чыккач, ул башка исәптәгеләрен дә “куркынычсыз счётка” салырга омтылып караган. Әмма банк аның картасын блокировкага куеп өлгергән.
Зыян күрүче ханым үзенең угрылар корбаны булуын аңлап, Лениногорск эчке эшләр бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев