Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Мошенниклар лениногорскилыны сатып алучылар булып алдаган

Лениногорскида яшәүче ханым эчке эшләр бүлегенә, 16 яшьлек кызының картасыннан билгесез кешеләрнең акча алулары турында хәбәр иткән.

Аның сүзләре буенча, кыз гитара сатуы турында  популяр интернет сайтында белдерү урнаштырган. Икенче көнне үк  аңа әлеге товарны сатып алырга ниятләүче  берәү  хәбәр дә язып җибәргән.  Үзара язышу барышында, ул гитараны  товарны китереп бирү сервисы аша рәсмиләштерергә тәкъдим иткән.  Товарның хуҗасы булган кыз моның белән килешкән һәм сатып алучы соравы буенча, банк картасының барлык номерларын аңа язып җибәргән. Картасыннан акчалары югалгач, ул сатып алучыга янә язган, гитара алырга теләүче, техник сәбәпләр аркасында дип тынычландырган. Әмма бераздан үзе дә сайттан юкка чыккан. Кыз шунда гына үзенең мошенникка юлыгуын аңлап, хәлне әнисенә сөйләгән.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев