Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск шәһәр суды ирен чәнчеп үтергән хатын-кызга карата хөкем карары чыгарды

Шушы елның 28 нче маенда алар исерек хәлдә үз өйләрендә булганнар.


 Ир кешенең бераздан тагын эчәсе килә башлаган.  Әмма бу вакытта инде өйләрендә спиртлы эчемлек калмаганга, ул хатынына кайдан да булса аракы табып кайтырга кушкан. Ханым аның бу гозерен үтәүдән баш тарткан. Билгеле, бу  исерек иргә  ошамаган, алар арасында низаг килеп чыккан.

Аракы артыннан барырга теләмәгән хатынының битенә, башына ул берничә кат суккан. Ханым иреннән ычкынып, качып китәргә теләсә дә, ир кеше физик яктан көчлерәк булганга, котыла алмаган. Аны үтерү белән янаган ире бер-бер артлы каты итеп сугуын, кыйнавын дәвам иткән. Моңа түземлеге беткән хатын-кыз кухня пычагын үрелеп алган һәм ирнең эченә кадаган. Ир кеше урында ук җан биргән.

Гаепләнүче суд карары нигезендә 6 елга  ирегеннән мәхрүм ителгән. Җәза срогы гомуми режимлы колониядә билгеләнгән. Гаиләдә ике бала: аның берсе  балигъ булмаган, икенчесе – кечкенә  бала, кыска гына вакыт эчендә,  әтисез дә, әнисез дә калган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев