Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Наркотик матдәләр белән тотылган лениногорскилы тәүбә иткән

Лениногорск шәһәр суды шушы көннәрдә наркотиклар белән бәйле җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Гаепләнүче законсыз рәвештә наркотик матдәләр сатып алып, башкаларга таратырга яисә сатарга исәпләми генә үзендә саклаган. Суд аның гаепле булуын исбат итеп, хөкем карары чыгарды.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә,  Лениногорскида яшәүче К. үзенең телефоныннан интернет аша наркотик  матдәләргә заказ биргән һәм шундый ук ысул белән  аның  бәясен дә түләгән .  Сатып алган  әйберенең  геолокацияләнү  урыны  турында  СМС-хәбәр  килгәч, күрсәтелгән урынга  барып ,  төргәкне алган.  Әмма  полиция хезмәткәрләре  К. ның  эзенә төшкәннәр.

Суд утырышында хөкем ителүче  К. гаебен тулысынча танып, кылган эшенә бик үкенүен белдергән.

Суд К.ны  РФ Җинаять Кодексының  228 маддәсенең  1 өлешендә  каралган җинаять кылуда гаепле  булуын ачыклады  һәм аңа 15000 сум штраф рәвешендә җәза билгеләде.  

Гаепләнүче суд утырышында үзенең башка беркайчан да мондый юлга басмаячагын белдереп, тәүбә иткән.   

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев