Чаллыда өч яшьлек улын үтергән ана кеше психик авырулар хастаханәсенә җибәреләчәк. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
«Суд-психиатрик экспертлар комиссиясе хатын-кызда хроник психологик тайпылыш билгеләрен ачыклаган. Бу аны үз холкын аңлаудан, үз гамәлләренең иҗтимагый куркынычсызлык тудыруын һәм алар белән идарә итү мөмкинлегеннән мәхрүм итә», — диде Шептицкий.
Суд Чаллыда яшәүче хатын-кызны психик авырулар хастаханәсендә мәҗбүри дәвалау турында карар кабул иткән.
https://tatar-inform.tatar
Нет комментариев