Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Өйдәш хатын-кызына кул күтәргән лениногорскилы ирегеннән мәхрүм ителде

Лениногорск суды шушы көннәрдә үзенең өйдәше булган хатын-кызны кыйнаган җирле кешенең эшен карады. Гаепләнүче П.ның хөкем каршына беренче тапкыр гына басуы түгел, узган бер ел эчендә ул инде ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган.

Эш материалларыннан күренгәнчә, П. белән зыян күрүче хатын-кыз арасында низаг килеп чыккан. Бәхәс барышында кызып киткән П. өйдәшенең күзенә һәм башына йодрыгы белән суккан. Бераздан бәхәс тына төшкәч, гаепләнүче ханымның кемгәдер телефоннан шлтыратуын күреп алган һәм аның телефонын кулыннан тартып алып идәнгә ташлаган, йодрыгы белән хатын-кызның башына берничә тапкыр суккан, кабыргасына типкән. П. ның җинаятьчел гамәлләре аркасында хатын-кыз тән җәрәхәте  алган һәм физик авыртуга дучар ителгән.

Хөкем каршына баскач  җинаятьче үзенең гаебен таныган, әмма аңардан кылган эшенә үкенү сүзләре ишетелмәгән.

Суд карары нигезендә РФ Җинаять кодексының 116.1 статьясында каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды. Аңа ай саен дәүләт кеременә 5% хезмәт хакын тотып калып, 4 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев