Пермь дәүләт университетында атыш вакытында биш кеше һәлак булган
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Пермь дәүләт университетында атыш вакытында биш кеше һәлак булган

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында төгәл мәгълүматлар аныклана.

 Пермь дәүләт университетында атыш вакытында биш кеше һәлак булган, алты кеше зыян күргән. Бу хакта Россия Тикшерү Комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«Нәтиҗәдә 5 кеше һәлак булды, 6 кеше зыян күрде. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында төгәл мәгълүматлар аныклана», — диде ул.

 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/20-09-2021/perm-d-l-t-universitetynda-atysh-vakytynda-bish-keshe-lak-bulgan

 


Нет комментариев