Руль артында кем булуын ачыклыйлар
Шушы көннәрдә тагын бер исерек хәлдә машина йөртүче лениногорскилыга суд каршына басарга туры килде. Шәһәр суды залында 35 яшьлек ханыма карата булган административ хокук бозу эше тыңланды.
Эш материаллары күрсәткәнчә, хатын-кызны исерек килеш машина йөрткән вакытта тоткарлаганнар. Әмма хөкем каршында ханым үз гаебен танымаган, юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары аның машинасын туктатканда, ул үзенең пассажир буларак, машинаның арткы утыргычында утырганлыгын, ә автомобиль руле артында үзенең дусты булганлыгын әйткән.
Узган елның 21 нче декабрь төнендә, Строительная урамында инспекторлар тарафыннан туктатылып, нинди сәбәпләр аркасында беркетмә төзелгән булуына суд соңрак әйләнеп кайтачак, тыңлаулар кичектерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев