Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Суд лениногорскилыга карата мәҗбүри дәвалау карары чыгарды

Лениногорск суды шушы көннәрдә хөкем каршына басучыны җинаять җаваплылыгыннан азат итте, әмма гаепләнүчегә карата мәҗбүри дәвалану карары чыгарды.

Моннан ике атна элек  М. исерек хәлдә,  үз фатирының залында, электән күзенә чалынмаган ноутбук, зарядка җайланмасы блогы, каты диск, ике шнур, ноутбук, фатир ачкычлары һәм  банк картасы салынган чехол-визитницага тап була. Әлеге әйберләрнең  хуҗасы үзенең танышы Х. икәнен белсә дә, гаепләнүче кеше юклыктан файдаланып аларны урларга карар кыла. Әлеге усал нияте турында озын –озак уйлап тормый гына, тормышка да ашыра: чит кеше милке булган әйберләрне өеннән алып чыгып китә һәм  алар белән үзе теләгәнчә эш итә. Тик менә кыңгыр эшнең- кырык елдан соң да ачылырга мөмкинлеге турында гына уйлап бетерә алмый, әлеге эшнең шаһитлары табыла.

Суд М.ның  җәмгыять өчен куркыныч булган гамәл кылу фактын, зыян күрүченең, шаһитларның, җинаять эше материалларының күрсәтмәләре белән раслый. Әмма суд- психиатрия экспертизалары аның  медицина ярдәменә мохтаҗ булуын, хөкем каршына китергән гамәлне кылган вакытта сәламәтлеге психик яктан какшаган булу сәбәпле, бу эшнең закон тарафыннан тыелган, җәмгыять  өчен куркыныч  булуын  аңлап җиткермәвен ачыклый.

Суд, экспертларның бу нәтиҗәләрен дөрес, фәнни-нигезләнгән, гаепләнүченең шәхесен һәм җинаять эше материалларын һәрьяклап өйрәнү нәтиҗәсендә ясалган дип саный.  Суд утырышында М. ның  законлы вәкиле буларак  катнашучы да, аңа карата  медицина характерындагы чараларны куллануга  каршы килмәгән.

Суд М.ны  җинаять җаваплылыгыннан азат итте һәм аңа карата гомуми типтагы психиатрия стационарында мәҗбүри дәвалау карары чыгарды.  М. суд залында  ук сак астына алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев