Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстан авылында хатыннар ирне скотч белән бәйләп сала

Суд 34 һәм 37 яшьлек ике хатынны ирегеннән мәхрүм итте.

Кайбыч районында ике дус хатынны хөкем иттеләр. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Екатерина Гудковага сылтама белән, “Татар-информ” хәбәр итте.

Хатыннарның берсенә 34 яшь, икенчесенә 37 яшь.

Узган язда бер көнне бу ике хатын исерек булган. Шул килеш алар берсенең элеккеге ире белән талашкан. Хатыннар ирне идәнгә егып салган. Скотч һәм электр үткәргеч чыбыклары белән кулларын һәм аякларын да бәйләп куйганнар. Берничә сәгатьтән генә, полиция хезмәткәрләре килеп, ирне коткарган.

“Тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырып, урлау, көчләү кулланмыйча, законсыз иректән мәхрүм итү” маддәсе буенча, бу хатыннарны суд хөкем иткән. Алар хәзер ике еллык сынау вакыты белән, шартлы рәвештә өч елга ирекләреннән мәхрүм ителгән. 
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев