Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстан Югары суды Түбән Камада Котенкованың үтерелүе турындагы эшне тәмамлады

Узган кышта чаңгычы Гөлшат Котенкованың үтерелүе турында кузгатылган җинаять эше буенча Түбән Камада Татарстан Югары судының күчмә утырышы уздырылды. Җинаять эше гаепле затның әнисенең үтенече буенча туктатылды.

 

“Татар-информ” быел 10нчы гыйнварда Түбән Камада яшь хатын-кыз мәете табылу турында хәбәр иткән иде. Хатын-кыз алдагы көнне чаңгыда шуарга киткән җирдән юкка чыккан булган. Озакламый, үтерүдә шикләнелеп, элек сексуаль характердагы җинаять өчен хөкем ителгән 37 яшьлек Даниил Котенев тоткарланган.

Үтерүдә гаепләнелүченең март аенда Чистай тикшерү изоляторында үз-үзенә кул салуы билгеле булды. Мондый очракларда, гадәттә, җинаять эше судка барып җитми. Эш “гаепләнүченең үлеме аркасында” атамасы белән туктатыла.

Әмма әлеге очракта Даниил Котеневның әнисе, улының гаепле булуына ышанмыйча, суд утырышы уздыруны дәгъвалаган. Тиешле гаризаны ул судка юллаган.

Гөлшат Котенкованың үлеме турындагы эш бүген Түбән Камада Татарстан Югары судының күчмә утырышында каралды. Утырыш ябык режимда узды. Билгеле булганча, гаепленең әнисе Котенева судка җинаять эшен туктату буенча гариза биргән. Аның үтенече канәгатьләндерелгән, эш туктатылган. 
 

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/24/168438/

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев