Татарстанда 51 яшьлек исерек ир-ат яшь егеткә аткан
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда 51 яшьлек исерек ир-ат яшь егеткә аткан

Татарстанда 51 яшьлек исерек ир-ат 23 яшьлек егетка аткан. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 11 мартта, Яшел Үзән районының "Чайка" турбазасында исерек ир-ат травматик пистолеттан яшь егеткә ата башлаган. Ике ядрә егетнең муенын һәм аркасын яралаган. Аны хастаханәгә озатканнар. Җәнҗалчыны тоткарлаганнар. Әлеге...

Татарстанда 51 яшьлек исерек ир-ат 23 яшьлек егетка аткан. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
11 мартта, Яшел Үзән районының "Чайка" турбазасында исерек ир-ат травматик пистолеттан яшь егеткә ата башлаган. Ике ядрә егетнең муенын һәм аркасын яралаган. Аны хастаханәгә озатканнар.
Җәнҗалчыны тоткарлаганнар. Әлеге факт буенча "Явыз ният белән сәламәтлеккә уртача зыян салу " маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Нет комментариев