Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда алты бала антисептик эчеп агуланган

10 яшьтән 13 яшькә кадәр булган балалар зыян күргән.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га кичә Питрәч районы үзәк хастаханәсенә агулану билгеләре булган алты бала китерелгәнен хәбәр итте.

Аларның барысының да антисептик эчүләре ачыкланган. Беренче мәгълүматларга караганда, бу лагерьларның берсендә булган. 10 яшьтән 13 яшькә кадәр булган балалар зыян күргән. Алтысына да тиешле ярдәм күрсәтелгән. Бүген алар үзләрен яхшырак хис итә.

Якын арада аларны хастаханәдән чыгарырга планлаштыралар, балалар сәламәтлегенә куркыныч янамый, дип хәбәр итте агентлык чыганагы.

Питрәч районы прокуратурасы әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклый.

https://tatar-inform.tatar/

фото: https://pixabay.com/ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев