Татарстанда ашыгыч ярдәм хезмкәткәрләренә һөҗүм иткәннәр
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда ашыгыч ярдәм хезмкәткәрләренә һөҗүм иткәннәр

Исерек ир-атлар авыру кешене хастаханәгә алып китәргә комачаулаган.

Чаллы шәһәрендә урамда ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә исерек ир-атлар һөҗүм иткән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Кичә Төзүчеләр бульварында исерек ир-атлар  ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә ташланган.

Һөҗүм итүчеләр автомобильдәге авыруны хастаханәгә алып китәргә комачаулаган, шоферны кыйнамакчы булганнар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/24/177671/

фото:pixabay.com


Нет комментариев