Республикада быел салым җыюның ничек баруы һәм пандемиянең аңа йогынтысы турында Россия федераль налог хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Олеся Кузьмина шул сорауларга җавап бирде.
- Республикада салым түләүгә пандемия нинди дә булса каршылык китердеме, халыкның салым бурычы арттымы?
- Юк, киресенчә, бурыч кими төште, кешеләр шәхси кабинетны ешрак куллана башлады, аларның саны 16%ка арта төште.
- Кайсы категория кешеләр салымнарын түләүдә тоткарланып тора, яисә бөтенләй түләми?
- Күпчелек 25 яшьтән 65 яшькә хәтле хезмәткә сәләтле кешеләр –шунысы гаҗәп тә. Күпчелеге кыйммәтле автомобиль хуҗалары. Штрафстоянкаларда Лексус, Порше, Инфинити кебек машиналар күпләп тора. Автомобиль хуҗаларыннан 4 миллион салым бурычы җыелды.
- Салым түләү балигъ булмаган балаларга ничек каралган?
- Балалар өчен салымны аларның законлы вәкилләре- ата-аналары түләргә тиеш.
- Татарстанда балигъ булмаган яшьтәге салым бурычы булганнар бармы?
- Әйе, андыйлар күп, кайбер ата-аналар үз мөлкәтләрен балага яздыралар, бу очракта салым түләү конституция нигезендә бала өстенә төшә.
Нет комментариев