Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда ялган аракы сатучыга утыз мең сум штраф салганнар

Тикшерү барышында, аның авылдашына ярты литрлы пластик шешәдә 100 сумга спиртлы эчемлек сатуын ачыклаганнар.

 

Агымдагы елда Чирмешән район суды, Казанкада яшәүче Николай Никитинга, законсыз рәвештә спиртлы эчемлек саткан өчен, 30 мең сум штраф салган. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Тикшерү барышында, аның авылдашына ярты литрлы пластик шешәдә 100 сумга спиртлы эчемлек сатуын ачыклаганнар. Суд утырышында Николай Семенович үз гаебен танымаган, әлеге эчемлекне бушлай бирдем, дигән. Никитин полиция хезмәткәрләренә шундый ук - этикеткасыз һәм акциз маркасыз 33 пластик шешәне ирекле рәвештә тапшырган.

“Астан“ сатылган продукция экспертизага җибәрелгәч, аның тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәеве ачыкланган, чөнки эчемлектә агулы микрокушылмалар табылган, нәтиҗәдә “эшмәкәргә” карата административ эш кузгатылган.

Законсыз спиртлы продукция саткан, Түбән Кармалка авылында яшәүче Надежда Денисовага һәм Лагеркадан Рудольф Журавлевка карата да суд 30ар мең сум штраф түләтү карары чыгарган. Алар көмешкә сатканда тотылганнар.

 

https://tatar-inform.tatar

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/tatarstanda-yalgan-araky-satuchyga-utyz-me-sum-shtraf-salgannar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев