Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда яшәүче ир-атны үсмер егетнең күкрәгенә пычак кадауда гаеплиләр

Татарстанда яшәүче 32 яшьлек ир-ат бергә яши торган хатынының 17 яшьлек улының күкрәгенә пычак кадауда гаепләнә.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул хакта хәбәр итте.

Тикшерү фаразы буенча, кичә кич Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яшәүче 32 яшьлек ир-ат бергә яши торган хатыны фатирында була. Ир-ат хатынның 17 яшьлек улы белән ачуланыша. Бу вакытта ир-ат исерек була.

Бер мизгелдә ир-ат кулына пычак алып, яшүсмернең күкрәгенә кадый. Шулчак үсмер егетнең энесе ярдәмгә ташлана һәм алар икесе бергә ир-атка каршы торалар.

32 яшьлек ир-атка карата «үтерергә маташу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада тикшерүче, гаепләнүчене сак астына алуны сорап, судка мөрәҗәгать итәчәк. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев