Зур күләмдә наркотик матдә белән лениногорскилыны тоткарлаганнар
М7 трассасында зур күләмдә наркотик матдә алып кайтучыны тоткарлаганнар.
Ул – 37 яшьлек лениногорскилы булып чыккан.
Полиция хезмәткәрләре М7 трассасында Haval автомобилен туктата. Машина Башкириядән Татарстанга кайта торган була. Машина салонында 2 килограммга якын синтетик наркотик табыла.
Ачыкланганча, рульдә утырган лениногорскилы яшертен интернет-кибетнең эре курьеры булып чыга. Ул Уфада яшерелгән урыннан наркотик матдәне алып, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт тирәсендәге үзләре генә белгән урыннарга куярга уйлаган.
Әлеге затка карата җинаять эше ачылган, чик кую чарасы турында сүз бара.
Чыганак: https://16.мвд.рф/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев