Зәй урманында ике ир-атны аю ашаган
Ике дус ир-атны Зәй урманында аю ботарлап ташлаган. Аларның гәүдәсен аланлыкта табып алганнар. Бер ир-атның аяклары өзгәләнгән, гәүдәсеннән аерып ята, ди. Махсус хезмәт хезмәткәрләре аюны атып кына тынычландыра алган. Гадәттән тыш хәл урынында төшерелгән фотографиядә аюның нинди зур булуы күренеп тора. Быел аюларның кешегә ташлану очрагы турында ишетелгәне юк иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев