Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Алтын көзле гомер бәйрәме: Иске Шөгердән Минегасимә Әхмәтҗановага 90 яшь

Шөгернең үзәк урамыннан күрер күзгә өлкән яшьтәге апа атлый. Кояшлы сентябрь көне! Йөзендә елмаю балкыган әбинең аяк асларына алтынсу яфрак түшәлгән.


Бүген көне шундый, йөзендәге җыерчыкларны яздыра торган мизгелләр. Иске Шөгернең мөхтәрәм кешесе Минегасимә Зыя кызы Әхмәтҗанованың шатлыклы көне – аңа  90 яшь тулган көн.

 Ул гүзәл табигатьле Яңа Иштирәк авылыннан. Бердәм-тату гаиләдә дөньяга килдем, тудым дип алты бала аваз салса да, Тәскирә, Асия, Наҗия, Гасимәләргә генә исән-имин яшәргә насыйп була... Гасимә Яңа Иштирәк мәктәбен уңышлы тәмамлый. Сәләтле кызны Шөгер мәктәбендә укуын дәвам итәргә чакырсалар да, укуын дәвам итә алмый, ул чорда эш дигән төшенчә өстенлек иткән заман иде шул. Гасимә, Шөгергә килеп, эшкә урнаша. Кичке уенда  Шөгер егете Шәрип Әхмәтҗановның күзе төшә чибәр туташка. Озакламый тыйнак, тату гаилә корып җибәрәләр.

Тормышларына нур, ямь өстәп, бер-бер артлы Шәһит, Халидә, Җәдит, Хәмитләр тату көн иткән ир белән хатынның тормышын бизи. Һәрвакыт җиңе сызганулы, хезмәт сөючән Шәрип нефтьче хезмәтендә тирә-якка танылган хезмәт ветераны, үрнәк әти.

Язма герое Гасимә башта Шөгердәге кирпеч, аннары бимит заводларында эшли, соңрак мебель цехында хезмәт итә, мебель җыю остасына әверелә. Тормыш сәгате ашыга-ашыга елларны саный. Гасимә белән Шәрип абзый 52 ел тату гомер итәләр. Инде бар да әйбәт, уңган гаилә кайгы-хәсрәт күрми, булганына шөкер дип көн иткәндә, көтмәгәндә генә ир канатын югалту көткән икән... 2009 елда йорт тоткасы, яраткан ир, сөекле балалар атасы вафат була...

 Бүгенге көндә Гасимә әби бәхетле картлык кичерә. Төпчек уллары Хәмит, килене Гөлисә белән иркен, пар уңайлыклары булган заманча йортта гомер итә. Йортта бар да әйбәт, табында берсеннән-берсе тәмле, татлы ризыклар. Бу өйдә кадер-хөрмәт, якты йөз, тәмле сүз. Өлкән кешегә кырын карау, авыр сүз, өнәмәү дигән төшенчәләр юк. Әни дип өзелеп тору, аңа нурлы йөз, тәмле тел  белән эндәшү.

Быел 1 октябрьдә Минегасимә Зыя кызы Әхмәтҗанованың дөресен генә әйткәндә көтеп алынган,  иң бәхетле көне! Иске Шөгердәге ул көн иткән өйдә көтеп алынган тантана. Шатлыклы-куанычлы мизгелләр белән тулы бәрәкәтле йортта төрле тарафтан туганнар, балалар: “Әбием!”дип кочагына сыенучы 11 онык, 12 оныкчык, тирә-күршеләр, кода-кодагыйлар, кияү-киленнәр җыелачак!


Таһир Шәмсуаров

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укый аласыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X