Лениногорск районының Тимәш авылында Утыз Имәни мавзолее реставрацияләнде.
Тимәш авылында яшәүчеләр бөек мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Утыз Имәни төрбәсен торгызу инициативасы белән үзләре чыккан һәм аларның бу теләкләрен «Татнефть» хуплаган.
Шуның нәтиҗәсендә әлеге тарихи мәгънәгә ия булган истәлекле урын капиталь төзекләндерелгән. Бу – тарихи һәм мәдәни мирасны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен бик мөһим. Шулай итеп, тарихи документлардан калышмый торган таш елъязмалар, уникаль арт-объектларга әверелә. Лениногорск районының Тимәш авылында XVIII гасырның икенче яртысыннан XIX гасырның беренче яртысына кадәр яшәгән һәм иҗат иткән прогрессив галим, күренекле дин эшлеклесе, шагыйрь Утыз Имәни төрбәсе 1994 елда борынгы авыл зиратында төзелә. Утыз Имәнинең 1834 елда шушы урында җирләнгән булуы ачыклана.
"Тимәш халкы озак вакыт хәзрәт каберен зур ташлар белән тышлап саклады. Ә совет елларында бу бөек шәхеснең җирләнгән урыны бөтенләй диярлек югалган иде. Авыл аксакаллары ярдәмендә аның кайда булуын ачыклаганнар. Ә 1994 елда Утыз Имәнинең 240 еллыгы уңаеннан аның каберенә төрбә салалар. Бу эштә халыкка Ринат Кадыйр улы Каюмов ярдәм итте - ул вакытта район башкарма комитеты рәисе иде. Корылма проектына Казанда заказ бирделәр. Эшләр Тимәш авыл Советы һәм авыл халкының актив ярдәме белән башкарылды. Шулай итеп корылма-һәйкәл барлыкка килде. Соңыннан мавзолей, республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты буларак танылды», - дип сөйли Тимәш авыл җирлеге башлыгы Халидә Сөләйманова.
"Габдрахим Утыз Имәни мавзолеен реставрацияләү – зур эш, ул яшәгән һәм эшләгән җирдә бөек мәгърифәтченең истәлеген мәңгеләштерү нәтиҗәсендә Татарстанда бу күренекле шәхес белән кызыксыну арта. Шулай ук шуның нәтиҗәсендә авылыбызның данлы тарихы битләре яңадан торгызыла», - дип уртаклаштылар Утыз Имәни истәлеген өйрәнү һәм саклау белән озак вакыт шөгыльләнүче, Тимш авылында яшәүче Айрат һәм Венера Габидуллиннар.
Реставрация эшләре июнь аенда башланган булган. Төп кыенлык металл гөмбәзне торгызуда була. Эшчеләр аның өслеген иске катламнардан тулысынча чистартканнар, зыян күргән урыннарын ремонтлаганнар һәм буяганнар. Мавзолей ишекләрен өлешчә үтә күренмәле итеп ясаганнар, бу бирегә килүчеләр галимнең каберен бина эченә кермичә күрә алсын өчен.
Реставраторлар тирә-ягын да төзекләндергәннәр, яңа эскәмияләр урнаштырдылар.
Бүген Мовзолей Татарстанның мәдәни мирас объекты булып тора. Бәлки, тиздән бу объект туристлык объектына да әверелер, ул Лениногорск районы территориясендә төзелә торган геопарк маршрутына керәчәк. Бу кунакларга безнең якларның тарихына якынрак кагылырга мөмкинлек бирәчәк. Әйтергә кирәк, Тимәштә соңгы елларда мәгърифәтче тормышы һәм эшчәнлеге белән кызыксыну артты. Тимәш китапханәсендә Утыз Имәни эскпозициясе бар, ә мәктәптә Утыз Имәни музее эшли.
Нет комментариев