Эт 30 үрдәк, ун казны юк иткән
Мамадыш районының Иске Комазан авылында бер эт 30 үрдәк, 10 казны ашаган. Авыл халкы этнең хуҗалары Түбән Камада яши, ди. Сирәк кайтып йөриләр икән, ә этләре азык эзләргә мәҗбүр. Былтыр көз күршеләрнең куяннарына һөҗүм иткән булган, быел менә кош-кортларны буа башлаган. Полиция хезмәткәрләре этне бәйгә куярга кирәк дигән, ә хуҗаларына...
Мамадыш районының Иске Комазан авылында бер эт 30 үрдәк, 10 казны ашаган.
Авыл халкы этнең хуҗалары Түбән Камада яши, ди. Сирәк кайтып йөриләр икән, ә этләре азык эзләргә мәҗбүр. Былтыр көз күршеләрнең куяннарына һөҗүм иткән булган, быел менә кош-кортларны буа башлаган. Полиция хезмәткәрләре этне бәйгә куярга кирәк дигән, ә хуҗаларына штраф түләттерергә җыеналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев