Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Яңа Чыршылыда су линияләрен яңартканнар, юлларны ясыйлар

Яңа Чыршылы авыл җирлегендә су белән бәйле проблемалар бетерелә, авыл территориясендә матур, төзек урыннар барлыкка килә.

Әлбәттә, барлык сорауларны берьюлы хәл итеп булмый да. Яңа Чыршылы авыл җирлегенә 7 авыл керә бит һәм аларның һәркайсында хәл итәсе мәсьәләләр туып тора. Узган ел халык өчен иң кирәклесе – Яңа Чыршылыда “Чиста су” республика программасы буенча су белән тәэмин итү буенча эшләр башкарылган, 5 километр озынлыкта торбалар, янгын гидрантлары һәм тоташтыру өчен коелар ремонтланган. Финанслау булу белән бу эш дәвам ителәчәк, дип хәбәр итте авыл җыенында җирлек башлыгы Регина Мөхәмәтшина.

Шул ук авылда Лесная урамында юллар республика программасы хисабына ясалган.

Авыл җирлегендә үзара салым акчасы авылны төзекләндерүгә, аерым алганда, юлларны ремонтлауга һәм чистартуга тотыла. Әйтик, Кузайкинода Үзәк урамның бер өлеше, Горкино һәм Алешкинода шулай ук Үзәк урамнарның бер өлеше ясалган. “2024 елга дигән үзара салым акчасы тулысынча юлларны карауга тотылачак”, - ди авыл башлыгы үз чыгышында. Шул ук вакытта республика Хөкүмәте тарафыннан ул акчаларга өстәмә дә түләнә.

Юллар дигәннән, карлы-буранлы көннәрдә Кузайкинода Илья Кузнецов чистартырга булыша, ә Вәли поселогында Рәис Миннегулов эшли икән. Җыенда катнашучылар тракторчыларга матди яктан кызыксындыру да булсын, дип әйттеләр.

Яңа Чыршылыда халыкны борчыган сорау – күпфатирлы йортларның стеналары еллар узу белән тузып, салкыннар үткәрә. “13нче йортка ремонт кирәк һәм фасадын җылытырга иде”, - ди авыл башлыгы.

Яңа Чыршылы авыл җирлеге федераль, республика программаларында катнаша, шулай ук “Татнефть” гранты конкурсында да уңышлары бар. Әйтик, 2023 елда грант хисабына яңа спорт мәйданчыгы төзелгән.

Быел – 2024 елда “Татнефть” гранты хисабына эшләр планлаштырылган, диде авыл башлыгы. “Ул Кузайкинодагы “Форель” чишмәсен төзекләндерү.

 

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында, 26 гыйнвар санында укый аласыз.

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев