Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Иске Иштирәк мәктәбендә сыйныфташлар 40 елдан соң очрашты

Бер күрешү үзе бер гомер дип, юкка гына әйтмиләрдер.

Менә 40 ел вакыт узып та киткән икән.

29 июнь көнне Иске Иштирәк мәктәбендә сыйныфташлар очрашуы булды. Безнең сыйныфта барлыгы 32 укучы укыды.

Шуларның алтысы инде мәрхүмнәр. Калганнардан 15се бүгенге очрашуны көтеп, сыйныфташларын сагынып килгәннәр иде.
 Башта мәктәп директорыбыз һәм күп еллар элек сыйныф җитәкчебез булган Әсхәт Малик улы Хаҗипов мәктәп белән таныштырып китте. Аннан соң мәктәп турында видео карадык, сыйныфташлар үзләренең төрле хатирәләрен искә төшерделәр.

Сыйныфташлар гаиләсе Риваль һәм Резеда Мөхәммәтҗановлар истәлекле, шушы кичәне искә төшереп торучы сувенирлар бүләк иттеләр. Әлбәттә, сыйныфташларның шундый игелекле булулары барыбыз өчен дә шатлык. Аннан соң төрле елларда укыткан укытучыларны искә төшерделәр. Беренче укытучыбыз Факиһә Хәмидуллина иде. Без Иске Иштирәк мәктәбендә Ялтау, Бәкер укучылары белән бергә укыдык, мәктәптә өч авыл балалары бергә дус булды.

 Соңыннан  мәктәп укучылары белән берлектә педагог Светлана Шакирова җитәкчелегендә концерт номерлары әзерләнгән иде, конкурсларда урыннар яулаган номерлардан торган концерт карап хозурландык.

Очрашу бик күнелле үтте. Кеше гомерендә  мәктәп еллары онытылмаслык кичерешләр, истәлекле минутлары белән дә кадерле. Мәктәптә уку елларын искә алмый яшәү мөмкин түгел дип тә әйтергә була. 40 елдан соң очрашу безне кабат мәктәп елларына алып кайтты.

Рушания Галәветдинова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев