Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Иске Иштирәк мәктәбендә ветеран укытучылар белән очрашу үткәрелде

2023 ел Россия күләмендә Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде.

          
Бу уңайдан Иске Иштирәк  мәктәбендә 16 май көнне ветеран укытучылар белән очрашу үткәрелде. Очрашуга  Миңнебаева Дилбәр Галим кызы, Шамсуаров Таһир Ярулла улы, Җиһангирова Наилә Рефаад кызы, Минязева Әминә Минсәгыйт кызы, Иванова Гөлсинә Галимҗан кызы һәм Бекчурина Лилия Габделхәй кызлары килделәр. 

Очрашу барышында укучылар күп еллар  белем бирү өлкәсендә эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган хөрмәтле укытучыларга үзләренең шигыйрьләрен һәм җырларын бүләк иттеләр. Килгән кунаклар  мәктәптә эшләү  елларындагы истәлекләре белән бүлештеләр. Укучыларны  төрле сораулар  кызыксындырды. Алар укытучылардан,  укытучы һөнәрен сайлау юллары нинди булганлыгы, Иске Иштирәк мәктәбендә эшләүләре турында сораштылар.

Бу кичәгә, ерак араларны якын итеп, 85 яшь тулуына карамастан, мәктәбебезне сагынып, очрашуга бик теләп кайткан Миңнебаева Дилбәр Галим кызы  булды. Ул үзенең рус телен камил үзләштерергә  теләп, В.П.Чкалов  исемендәге  Шөгер  мәктәбенә укырга китүен, аннан агроном булырга теләп, югары уку йортына эләгә алмыйча  педагогия институтына укырга кереп, хезмәтен гөмер буе яратып башкаруын турында сөйләде. Үзенең тормыш иптәше Миңнебаев Рәис Хөсәен улы, кызлары Резидә һәм Гүзәлнең дә шушы өлкәдә эшләүләре белән горурлануын әйтте. 

 Үземнең дә укытучы һөнәрендә  34 ел эшләвем белән горурланып куйдым. Язмамны түбәндәге сүзләр белән тәмамлыйсым килә, укытучы исеменә лаек булу  ул- зур бер батырлыктыр, бары  тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә була аладыр дип уйлыйм.

 

Рушания Галяветдинова, Иске Иштирәк мәктәбенең биология һәм география укытучысы

Фото: мәктәптән
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев