Иске Шөгердә авылдашлары тарафыннан Корбан ашы үткәрелде
Авылдашлары Илсөя Бәдретдинова һәм Ильнар Шәйхуллин тарафыннан оештырылды.
Иске Шөгер авыл җирлегендә Корбан ашы узды, дип хәбәр иттеләр. Корбан ашында 80ләп кеше катнашкан. Коръән мәҗлесенә Лениногорск имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов килгән, үтемле вәгазь сөйләгән, Коръән сүрәләре укыган.
Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова килгән кунакларны һәм авылдашларын дини бәйрәм белән котлаган.
Мул табынлы өстәлләр әзерләнгән.
Корбан ашы Иске Шөгер авылы кызы Илсөя Бәдретдинова һәм шушы авыл егете, кибет хуҗасы Ильнар Шәйхуллин тарафыннан үткәрелгән. Әйтергә кирәк, Илсөя башка елларны да Корбан ашы үткәрде.
Чалган корбаннары, укыган догалар кабул булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев