Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Югары Чыршылы авыл көнен уздырачак

Районыбызның Югары Чыршылы авылына – 300 ел. Шул уңайдан авылда туып-үскәннәр, хәзер читтә яшәүчеләр, шушы авылны ташлап китмәүчеләр, монда туып, тирә-як авылларда яшәүчеләр очрашачак, күрешәчәк.

Югары Чыршылы Түбән Чыршылы җирлегенә карый. Бүгенге көндә биредә халык күп яшәми, йортлар саны да азайган.

Авыл бәйрәме 29 июньдә, 10.00 сәгатьтә Кызлар тавында булачак. Ул көнне авылда яшәүче төп нәсел кешеләренең шәҗәләре белән танышу булачак. Апанай, Уразгилде, Бәҗи, Кусадыйк, Гыйльман ахун нәселе, Кырым тамырында Утыз Имәни, Тәминдәр Сәрмәкәев нәселләре үзләре белән таныштырачак. Биредә шундый матур гадәт яши: нәсел-ыруглар бер-берсе белән танышалар, шәҗәрәләрне барлыйлар, туганлык җепләрен өзмиләр.

Бу көнне туган якны өйрәнүче ханым – Әлфия Ямаеваның “Габдерәхим Утыз Имәни нәсел шәҗәрәләре” китабын тәкъдим итәчәкләр.

Әлбәттә, авыл үзешчәннәре көче һәм кайткан кунаклар катнашында концерт булачак.

Шулай ук бәйрәмне оештыручылар көрәш, уеннар да үткәрәбез, диләр.

Ә кичке якта мәдәният йорты каршында кичке уенга көтеп калалар.

Авыл көненә әзерлек бара. Авыл яшьләре чарага сөлге җыю йоласы уздырганнар.

фотолар: Эльмира Вафина
 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Чыршылы авыл көне Югары Чыршылы авылы