Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Кирлегәч авылында ифтар мәҗлесе үткән

Кирлегәч авылында бик матур,үзенчәлекле ифтар мәҗлесе үтте.

Районнан килгән хәзерәтнең вәгазе олылар өчен дә,балалар өчен дә бик үтемле, аңлаешлы булды. 

Мәчетнең, мәчеткә йөрүче олы яшьтәге авылдашларның ярдәме, мәктәп коллективы, балалар бакчасы хезмәткәрләре булышлыгы белән әзерләнгән бу мәҗелес бик күркәм булды.

Монда авылның олы кешеләре дә, балалар да бик күп җыелды. Кайткан кунакларның күчтәнәчләрен дә авыз иттеләр.

Оештыручыларга,әзерләүчеләргә, килүчеләргә дә Аллаһы Тәгалә олы савапларын бирсен, дип язылган "Кирлегәчем - гомер бишегем" Вконтакте социаль челтәрендә.
Фото һәм мәгълүмат "Кирлегәчем - гомер бишегем" ВКонтакте социаль челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев