Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Кирлегәч авылында ифтарда зәм-зәм суыннан да авыз иттеләр

Рамазан аеның 8нче көнендә Кирлегәч авылында ифтар ашы үтте.

Бу хакта Кирлегәчтән Әлфия Галимова-Магизянова яза.

"Зурлап, мәктәп ашханәсендә ифтар мәҗлесе үтте. "Ихлас" мәчетеннән килгән Габдеразак хәзрәтнең  үтемле вәгазен тыңлагач, Садыков Таһир һәм Резедә алып кайткан хаҗ күчтәнәче - зәм -зәм суы белән авыз ачтык. Мул табын артында аралашып, сөйләшеп утыру үзе генә дә ни тора. Матди ярдәмне мәчеткә йөрүче авыл агайлары, кибетләр күрсәткән. Ләкин бит булган әйберне өстәлгә кую өчен дә күп көч кирәк. Монысын инде укытучылар, балалар бакчасы хезмәткәрләре үз өсләренә алганнар.

Бәлешләре авызда эрерлек,табыннары туй табыныннан ким түгел. Шулкадәр әйбәт әзерләгәннәр, зур рәхмәт сезгә. Кунаклар алып килгән күчтәнәчләргә дә урын табылган.  Килә алмаган, олы яшьтәге  әби- бабайларга таратып чыкканнар.

Мәҗлес азагында, сүрәләр укып,барлык әрвахларга,әле яңа гына җир куенына иңдерелгән хәрби  Руслан Марат улы рухына да догалар кылдык. 

Ифтар мәҗлесенең саваплары кабул булсын иде!!! Кайткан авылдашларга, күчтәнәчләргә дә зур рәхмәтләр яусын.Үткәргән ифтар мәҗлесләре хөрмәтенә,тоткан уразалар, укылган намазлар,теләгән теләкләр хөрмәтенә ил-көннәргә тынычлыклар иңеп, барыбызга да сау сәләмәт яшәргә язсын! - дип яза Әлфия ханым.

фотолар: Әлфия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев