Кирлегәч авылының «Ихлас» фольклор ансамбле «Этномириада» халыкара фестивалендә призлы урын алды
Халыкара дәрәҗәдәге бәйге
26 апрельдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында «Этномириада» традицион мәдәният һәм халык сәнгате иҗаты халыкара конкурс-фестиваленең икенче туры узды.
Конкурс финалында катнашырга беренче тур җиңүчеләре чакырылган, алар арасында районыбызның Кирлегәч авылыннан “Ихлас” фольклор ансамбле дә бар иде.
«Этномириада» конкурсы киң фестиваль программасын үз эченә ала. Конкурсның географиясе дә киң : «Этномириада» финалына Казанга 1300 кеше катнашында 96 коллектив килгән, Татарстан һәм Башкортстаннан, Чувашия һәм Марий-Элдан, Мордва һәм Удмуртия Республикаларыннан, Төньяк Осетия Республикасыннан, Кыргызстаннан һәм Казахстаннан, Россиянең төрле шәһәрләреннән: Мәскәү, Владимир, Санкт-Петербург, Самара, Ижевскидан коллективлар барган.
Кирлегәч авылының “Ихлас” ансамбле “Фольклор ансамбльләр” номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат Дипломына лаек була.
“Әлеге фестивальдә беренче тапкыр катнашуыбыз. Безгә фестивальдә бик ошады. Төрле регионнардан килгәннәр. Бигрәк күп иде катнашучы. Өченче урын булыр дип уйламаган да идек. Без “Тал бөгелә” таатр халык җырын башкардык”, - дип сөйли ансамбль җитәкчесе Гөлфия Шиһапова.
фото: Г.Шиһаповадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев