Китап илтү: Мичурин авылында китапханә өйгә «килә»
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Китап илтү: Мичурин авылында китапханә өйгә «килә»

Авыл китапханәсе китап укучылары белән тыгыз элемтәдә тора.

“Авылда китап укучыларга китапны өйләренә илтү –нәтиҗәле эш юнәлешенең берсе. Китапханәгә шәхсән килергә авыр булганнарга җайлы”, - ди Мичурин авылы китапханәчесе Сания Вахитова.

Шушы көннәрдә ул авылның иң актив китап укучысы – Роза Гафиатуллина янына барган. 

“Роза Масхутовна белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга була. Ул күп укый, сүз байлыгы да бар. Еллар узса да, аның китап укуга карата кызыксынуы, китапка карата мәхәббәте кимеми. Тормыш тәҗрибәсе һәм белемнәре белән башкалар белән дә уртаклаша”, - ди Сания Вахитова. 

Шакирҗановлар белән Ивановлар гаиләсенә дә китаплар килде. Нина Егоровна Иванова – чуваш телендәге китаплар белән кызыксына, укый. Димәк, китапханә хезмәте төрле телдәге китаплар белән тәэмин итү буенча да нык эшли. 
Тәҗрибә шуны күрсәтә: китап илтү — ул китаплар китерү генә түгел, ә укучы белән тере диалог формасы да. Нәкъ менә шундый алым китапханәнең ихтыяҗын арттыра, ышанычны ныгыта һәм укучылар мохитен формалаштыра, дигән фикерен җиткерде китапханәче.

Шакирҗановлар гаиләсе
Китаплар белән кызыксыналар
фотолар: Мичурин китапханәсеннән
фотолар: Мичурин китапханәсеннән

 


Нет комментариев