Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Куакбаш авылы җирлегендә үз продукцияләрен җитештерүче гаиләләр шактый (+ фотолар)

Куакбаш авыл җирлегендә уңган-булган гаиләләр шактый. Үзләре продукция дә җитештерәләр, башкаларга да тәкъдим итәләр.

Әнә авыл җыенында мәдәният йортының фойе өлешен тутырып, үзләре җитештергән продукциядән зур күргәзмә әзерләп куйганнар иде. Һәр гаилә үз продукциясен тәкъдим итте, мул өстәл әзерләгән иде.

Сәхаповлар гаиләсе  шәхси хуҗалыкларын сөтчелек юнәлешендә алып баралар. Өстәлдә сөт һәм сөттән эшләнгән ризыклар: катык, эремчек, каймак. Алар ун баш сыер асрый. Әлбәттә, мал асрау – җиңелләрдән түгел. Ул ризыклар өстәлгә килеп җиткәнче, җиде кат тирең чыгасы бар.

Мөхәммәтҗановлар гаиләсе – кул эшләре остасы. Хуҗабикә Зөлфия ханым кәрзиннәр үрә, курчаклар тегә, җәен бакчада аллы-гөлле чәчәкләр үстерә. Ире белән йорт-җирләрен төзек итеп тоталар. Күргәзмәгә иван-чәй, мәтрүшкәләргә кадәр алып килгәннәр.

Закировлар гаиләсе – торт, капкейклар пешерү остасы. Алар үзләре шәһәрдә торсалар да, туган авыллары – Куакбашны онытмыйлар, продукцияләрен таратырга тырышалар.

Халидә Бегҗанованың чиккән алъяпкычлары – күз явын алырлык. Шулай ук ул теккән урын-җир япмалары кибетнекеннән берни белән дә аерылмый.

Мәдинә Ялаева күңел җылысы белән сөлгеләр чигә, җептән мунчалалар бәйли. Хәтта исемле мунчалалар да ясый.

Роза Хәсәнова кәҗәләр асрый, файдалы кәҗә сөте тәкъдим итте. Колмактан ипи пешерү серен дә ул белә. Шулай ук ул күп итеп как ясап куя икән, җыенга да күргәзмәгә дип, алып килгән. Зәлия Шиһапова – бавырсак пешерү остасы. Шулай ук токмачлар әзерли.

Әлеге гаиләләр әзерләгән продукцияләрне сатып алучылар да булган. Шулай һәркем авыл җирендә яшәп, тормыш алып баруны кайгырта, эш белән мәшгульләр.

Куакбаш авыл җирлегенә Чүте, Сходнево-Чертанлы да керә. Барлыгы 860 кеше яши, шуның 426сы – хезмәткә яраклы, пенсионерлар – 304, 70 – укучы. Узган ел ике бала туган.

Куакбаш авыл җирлегендә ел әйләнәсе эшләр башкарылып бара. Үзара салым хисабына да, шулай ук “Татнефть” гранты хисабына яңарту. Төзекләндерү эшләре үтәлә.  

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында 2 февраль санында укый аласыз.

фотолар: Куакбаш мәдәният йортыннан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев