Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Куакбаш авылы күпфункцияле яңа спорт мәйданчыклы булды (+ фотолар)

Хәзер Куакбаш авылында яшәүче олысы да, кечесе дә яңа ачылган күпфункцияле мәйданчыкта рәхәткә тиенде.

Быел Куакбаш авыл җирлеге “Татнефть”нең грантлар конкурсында катнашып, “Уңайлы спорт” максатчан программасы буенча җиңүче булды. Грант нәтиҗәсе булып, авылда күпфункцияле спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Хәзер өр-яңа объект авылны ямьләндереп, авыл үзәгендә халык өчен файдалануга тапшырылды. Сүз уңаеннан, авыл җирлегенең әлеге конкурста беренче катнашуы.

Авылда мәйданчыкны төзү эшләре июльдә башланып китә. Авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова әйтүенчә, спорт мәйданчыгы урыны – мәдәният йорты артында ташландык, чүплек урыны булып торган. “Спорт мәйданчыгы төзелеп бетеп, ул ачылгач, монда килгән халык чүплектән нинди матур урын барлыкка килгән дип, мактау сүзләре әйттеләр”, - ди.

Спорт мәйданчыгында футбол капкалары куелган, баскетбол, телисең икән, волейбол уйнап була. “Воркаут” комплексы белән җиһазландырылган, ягъни урам гимнастикасы өчен җиһазлар бар. Төрле формадагы тренажерлар шулай ук монда урын алган. Әлбәттә, спорт мәйданчыгында үзләренә шөгыль тапсын өчен кече яшьтәгеләрне дә онытмаганнар, качельләр, “таучыклар” бар.

“Тренажерларда олырак яшьтәге апаларыбыз да утырып, шөгыльләнеп карадылар, ошаттылар. Чыннан да, хәзер укучылар, яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар барлыкка килде. Мәктәп ярышларыннан тыш, монда район ярышларын да үткәреп була. “Татнефть” гранты конкурсында катнашып, җиңүебезгә без бик шат, бик рәхмәтле. Яңа спорт мәйданчыгы спортта яңа уңышлар алып килсен”, - ди авыл башлыгы Рушания Әхмәтҗанова.

Ачылу тантанасы зур бәйрәм кебек булды, җырлар-биюләр, спорт флешмобы белән үтте. Ачылу уңаеннан Лениногорск Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов, авыл халкы, укучылар, яшьләр килде. Ул авылдашларын яңа объект белән котлады һәм әлеге мәйданчыктагы беренче адымнар олимпия медальләре алуга кадәр барып җитүен теләде.

Авыл яшьләре һәм укучылар арасында иптәшләрчә мини-футбол узды. Марс Хәсәнов спорт белән шөгыльләнүчеләргә истәлекле бүләкләр алып килгән.

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында 15 сентябрь санында булачак.

Яңалыкларны безнең Дзен-каналдан укый аласыз. Кушылыгыз безгә! 

 


 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев