Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Куакбаш авылында милли-дини үзенчәлекләрне саклау юнәлешендәге “Яулык фазыйләте” чарасы тирә-күрше авыллардагы ак яулыклы апаларны да җыйды

Куакбаш авылы мәдәният йортында милли-дини үзенчәлекләрне саклау максатында “Яулык фазыйләте” чарасы уздырдылар.

Анда Куакбаш авылы мөслимәләре, өлкән яшьтәге әбиләр, шулай ук тирә-күрше авыллардан апалар, абыстайлар, шәһәрдән, «Ихлас» мәчетеннән мөслимәләре катнашты.

Элек-электән үк хатын-кызлар өчен яулык мәгънәгә ия баш киеме булып торган: иңнәренә салып йөрткәннәр, башларына япканнар. Әдәби әсәрләрдә дә “хатын-кыз күз яшьләрен яулык чите белән сөрткән”, “Яулык чите белән авызын каплап, тыйнак кына елмайган” дигән мәгънәле җөмләләрне укыганыбыз бар. Бәйрәм көннәре җитсә, шушы көннәрдә бәйләр өчен генә дип сакланган матур-матур яулыклар сандык төбеннән алынган...

“Аллаһы Тәгалә үзенең “Нур” сүрәсендә әйтә: Үзегезнең якыннарыгызны гаурәт җирләрен каплатыгыз ди. Үзләренең зиннәтләрен капласын ди, хатыннарыгыз, апаларыгыз, сеңелләрегез, кызларыгыз, ди. Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән бүләгедер – ул яулыктыр, күлмәктер. Әбиләр, әниләребез маңгайларын каплап, чәчләрен күрсәтмичә яулык бәйләгәннәр. Яулык кию – мода гына түгел, ул Раббыбызның әмере, сөннәттә аның хәдисләре бик күп”, - диде Куакбаш авылы имамы Инзир хәзрәт сәламләү чарасында.  

“Ихлас” мәчете каршында эшләп килүче “Мөслимә” клубы җитәкчесе Ләйлә ханым әйтүенчә, Аллаһы Тәгалә һәр бәндәне ярата, яраткач, нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен аңлата. “Аллаһы Тәгалә яралткан икән, ул безгә нәрсә яхшырак булуын, бездән күбрәк белә. Капланып йөр дигән икән, димәк, шулай әйбәтрәк булачак. Яулык кию, аның фазыйләте искитмәле. Аны киеп йөремичә аңлап булмый”, - диде.

Чара бик эчтәлекле, тирән мәгънәгә ия булды. Яулыклар турында бик күп мәгълүмат та җиткерде алып баручы Җәмилә ханым Гәрәева. Ул Россиядә яулыкларның ХVI-ХVII гасырда ук барлыкка килгәнен һәм ул чакта “канаватка” дип йөртүләрен әйтте.

Чара барышында элек әбиләребез-әниләребез ничек итеп бәйләп йөрткәннәр, шуларны да күрсәттеләр.
“Ихлас” мәчетеннән килгән Ләйлә ханым, Фәния ханым, шулай ук Куакбаш авылыннан Сиринә ханым яулыклар бәйләү буенча мастер-класс уздырды. Алардан матур итеп яулык бәйләтергә теләүчеләр бар иде.

Алып баручы Җәмилә ханым әйтүенчә, килен булып төшүчеләр йола буенча кайнанасына яулык бәйләткән. “Бәлки бүген килүче кунакларыбыз арасында үзләренең әниләре яки кайнаналары белән килүчеләр бардыр”, - дигәч, Куакбаш авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова залда утырган кайнанасына – Мәмдүдә Вәлиуллинага рәхмәт әйтеп, башына яулык бәйләтте.

Кайбер мөслимә ханымнарның остазлары да залда утыра иде, алар да остазларына яулык япты.

Чара барышында мөнәҗәтләр әйтүчеләр булды.

Куакбаш авылы имамыннан хуплау алып, Алсу ханым белән Җәмилә ханымның уртак тырышлыгы, мәдәният хезмәткәрләренең ярдәме белән оештырылган, уздырылган чара яулыклар аша чорларны бәйләде, узганнарга алып кайтты, бакыйлыкка күчкәннәрне искә алдыртты, әхлакый тәрбиянең – искиткеч сабак икәненә төшендерде.

 

язманы тулырак «Заман сулышы» газетының киләсе санында укый аласыз.

Розалия Мостафина фотолары

фотоларны аксы өлештә, Галереядан да карагыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев