Куакбаш мәктәбенең "Кояшкай" лагеренда Сабантуй үтте
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Куакбаш мәктәбенең "Кояшкай" лагеренда Сабантуй үтте

Мәктәптә "Кояшкай" лагере эшчәнлеген дәвам итә.

Бүген, 10 июньдә, лагерьда  татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй үткәрделәр.

Лагерьга йөрүче балалар төрле кызыклы уеннарда катнашты, капчык киеп йөгерде, канат тартыштылар. Кыскасы, тик тормадылар, күңелле узды көннәре. Соңыннан беркем дә бүләксез китмәде.
 

фотолар: https://vk.com/public211786017


Нет комментариев