Лениногорск сыер савучысы “Бәкер”дә ял итәчәк
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Лениногорск сыер савучысы “Бәкер”дә ял итәчәк

Күптән түгел Питрәчтә сыер саву операторлары арасында узган ярышта "Лениногорская" агрофирмасы сыер савучысы Дания Гарифуллина да катнашты. Призлы урын алмаса да, республика сыер савучылары арасында уртадарак тора ул. Барлык катнашучыларга грамота һәм мультиварка тапшырганнар. Дания ханым - өч бала әнисе дә, шулай ук районыбызның иң уңган сыер савучысы, шуларны истә...

Күптән түгел Питрәчтә сыер саву операторлары арасында узган ярышта "Лениногорская" агрофирмасы сыер савучысы Дания Гарифуллина да катнашты.

Призлы урын алмаса да, республика сыер савучылары арасында уртадарак тора ул. Барлык катнашучыларга грамота һәм мультиварка тапшырганнар.

Дания ханым - өч бала әнисе дә, шулай ук районыбызның иң уңган сыер савучысы, шуларны истә тотып, агропромышленность комплексы профсоюз хезмәткәрләренең Лениногорск район комитеты үзен "Бәкер" шифаханәсенә юллама белән бүләкләгән.

Ял итәргә көз көне барырга җыена, ди.


сыер

Нет комментариев