Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Лениногорскилы Виктория волонтер булып, авыруларга дарулар илтә

Коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкәндә бер-беребезнең булышлыгын, игелеген тоябыз. Монда волонтерлар да актив катнаша.

Хәзерге вакытта медицина персоналларына зур йөкләнеш төшкәнен аңлыйбыз, аларның хәлен җиңеләйтергә иде.

Коронавирус белән чирләүчеләргә ташламалы даруларны өйләренә илтеп бирүдә волонтерлар ярдәм күрсәтә.
Шәһәрдә яшәүче Виктория Дябина шәхси машинасында авыручыларның өйләренә дарулар илтеп бирү белән шөгыльләнә. Машинага бензин өчен дә үз кесәсеннән түли.
-    Телефонда ватсапта төркем бар. Кайсы адресларга барырга кирәклеген шунда язалар. Аннары кемгә кайсы адрес буенча барырга җайлы, шушы адресларны сайлыйбыз. Төркемгә  кайсы адресларны алганыбызны язабыз, - дип эшен аңлата.

Волонтер башта дәүләт даруханәсеннән медикаментларны ала, аннары барасы адресның хуҗасына шалтыратып, дарулар алып киләчәген әйтә. Фатирга кергәнче, йортның номерын фотога төшерә. Дарулар салынган пакетны фатирның ишегенә элә дә читкә китә. Авыру фатир ишеген ачып, элеп куйган пакетны ала, волонтер шушы  мизгелне дә фотога төшерә.

Виктория әйтүенчә, бер көндә йөреп чыгарга тиешле адреслар шактый була. Ул үзе сату буенча менеджер булып та эшли. Волонтерлык эшен үзенең төп хезмәтеннән соң башкара. Өйдә ике бала да әниләрен көтеп тора. “Әниемнең ярдәмен тоям, ул булыша миңа”, - ди.

Виктория җәмәгать эше белән моннан өч ел элек шөгыльләнә башлаган, ул чакта хәбәрсез югалган кешеләрне эзләүдә ярдәм иткән булган.

Әйләнә-тирәбездә Виктория кебекләр күбрәк булсын иде. Медицина персоналларына нәкъ менә шундый мәрхәмәтле затлар кирәк. Бигрәк тә хәзерге вакытта.  Волонтер булу өчен Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенә мөрәҗәгать итәргә була.

 

Розалия Зарипова, хастаханә ярдәме буенча баш табиб урынбасары:
-    Сәламәтлек саклау өлкәсенә хәзер бик күп йөкләнеш, зур авырлык төште. Авыручылар да күп, вакцинация да ясарга кирәк. Шунлыктан медикларның дару препаратларын таратырга вакытлары да калмый. Мондый чакта, әлбәттә, волонтерларның ярдәме кирәк. Көненә 50 пациентка якын дарулар язып бирәбез, коронавирус инфекциясенә шиклеләргә дә, ковид диагнозы расланганннарга да дарулар тиешле.

Наталья Лакомкина фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев