Мәңгелек йортны чистарту - безнең бурычыбыз: Федотовка авылында зиратта өмә узды
Федотовка авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлованың “авыл хәбәрләре” төркеменә өмәгә чакырып язган белдерүе авыл халкында теләктәшлек тапты.
Башкача мөмкин дә түгел – өмә зиратны чистарту өчен оештырылды.
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дип, юкка гына әйтмәгәндер халык. Бик олы мәгънә ята шушы сүзләрдә. Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту – исәннәрнең изге бурычы. Фани дөньяда кунак кына икәнебезне һәрберебез аңлый.
Авылда чагым булгач, минем дә бераз файдам булсын дип, мин өмәгә килдем. Барып җиткәч, күңелем шатлык белән тулды: бик күп кеше җыелган иде, 30-40лап булгандыр. Һәрберсе корал белән, йә пычкы, йә көрәк, йә капчык-җәймәләр белән килгәннәр. Көз көне калган ботак-яфраклар, чүп-чар – болар, билгеле, зиратыбызны бик моңсу тота иде.
Ә өмәдән соң, искиткеч матурланды изге җиребез. Бакыйлыкка күчкән авылдашлар сөенеп ятсыннар. Рәхмәт катнашучыларга. Бездән – өлкән буыннан, инде барасы килеп тә бара алмаганнар исеменнән дә зур рәхмәт.
Ир-егетләр (күбесе лаеклы ялда) күп иде. Хатын-кызлар аларга машинага тау-тау чүпләрне ташып, озатып тордылар. Шуңа игътибар иттем: авыл башлыгының туганнары да өмәдә катнашты, Лениногорскидан апасы да кайткан. Бу – зур үрнәк.
Язмамда игътибарга лаек сүземне дә җиткерәсем килә. Зиратка искә алу көннәрендә, мондый көннәрдә дә читтә торучы авылдашлар күп кайта. Алар якыннарының өстеннән чүпне җыялар да, шунда ук калдырып китәләр. Ә җәймәсен алып килеп, кабер өсләрен, аралыкларны чистартып, 3-4 җәймә булса да, капка янына төшерсәләр, ничек яхшы булыр иде. Шулай итик әле, авылдашлар, дип сорыйм. Моны гадәткә генә кертергә кирәк.
Өмәләр турында белдерүләр булганда, кайтыр җай тапсагыз, авылдашлар белән очрашып, хәл-әхвәл белешеп китү дә зур сөенеч булыр иде. Яшь чакта, үзем өмәләр оештырган чакта, читтән кайтып булышучыларга булган рәхмәтләрем, ихтирамым хәзер дә онытылмый. Өмәләр – элеккедән калган гадәт, дуслык-бердәмлек билгесе. Моны югалтмыйк.
Люция Ильина
фотолар: авыл җирлегеннән
Язманы «Заман сулышы» газетында 15 май санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев