Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мөэмин-Каратай авылы замана авырлыкларына бирешмичә яшәргә тырыша

Мөэмин-Каратайда узган авыл җыенына Лениногорск шәһәр һәм районына караган төрле оешма-тармак вәкилләре килде. Авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова узган ел йомгакларына багышланган чыгыш ясады.


 Безнең Мөэмин-Каратай авыл җирлеге буенча 156 хуҗалык санала. Авыл җирлегендә яшәүчеләр саны, 2022 елның 1 гыйнварына 260 кеше исәпләнә, шуларның 132се –  ир-атлар, 128 – хатын-кыз. Узган ел белән чагыштырганда,  20 кешегә кимедек. Бүгенге көндә төп яшәүчеләр 202 кеше. Эшкә яраклы 125 кеше исәпләнә.

Авылда гомер итүчеләрнең күпчелеге бюджет оешмаларында, “Август-Лениногорск”, “Бәкер”  шифаханәсендә хезмәт итәләр. Башка якларга вахта ысулы белән китеп эшләүчеләр дә бар. Мөэмин-Каратайда бүгенге көндә 90 пенсионер гомер итә. 17 яшькәчә балалар саны- 45, өч – күп балалы гаилә. Дүрт тыл хезмәткәре - Кәүсәр Гыйрфанова, Фәсәхәт Фәрхетдинова, Әхәт Габдрахманов, Зәйтүнә Усманова.

Халкыбызның сәламәтлеге, гомер озынлыгы, авыл җирлегенең социаль-экономик хәленә тәэсир итмичә калмый. Монда безнең ФАП хезмәткәренең әһәмияте бик зур. 2021 елда 1255 тапкыр авыруларның өйләренә барып ярдәм күрсәтелгән, фельдшерыбыз йөри алмаучы лаеклы ялдагыларның авыру хәбәрен ишетүгә яннарына ашыга. Табибларга күренергә теләүчеләрне, үз транспортлары булмаган очракта, Шөгер хастаханәсенә вакытында алып бару хәстәрен күрә.

  
 Авылыбызның нур өләшеп торучы мәчете дә күңелләргә шатлык өләшә. Муллабыз Рәис абый Сәхапов имамлык иткән мәчеткә кергән акчага ел да төрле ремонт, яисә төзелеш эше башкарыла, коммуналь хезмәтләр өчен дә мәчет дә даими мәчет үзе түләп тора. Традициягә кергән Корбан ашы мәчетебездә үткәрелә.

Бүгенге көндә авылда элеккечә әйтсәк, хат ташучы, элемтә бүлекчәсе хезмәткәре, ягъни почтальон юк. Хезмәт хакы түбән булуы, башка авылга йөреп эшләргә кирәккәнлектән, әлеге вазифаны алып барырга теләк белдерүче күренми.

 Авыл җирлеген шәхси хуҗалыкларсыз күзаллау кыен. 2022 елның 1 гыйнварына авылда 62 баш эре мөгезле терлек, шулардан 19 баш сыер, 43 баш тана һәм үгез, бозаулар исәпләнә. Барысы биш баш ат, унбер кәҗә, сарык, тугыз йөздән артык кош-корт бар.

 Узган елда Мөэмин-Каратай басуларында кыр эшләрен “Август” оешмасы алып барды. Пай җиренең бер гектары 750 сумга бәяләнде, пай җирләренә аренда исә акчалата түләнде, җир салымын пайчылар үзләре түли. Шулай ук “Маметов”фермер хуҗалыгы авыл кырларында үз эшен алып бара. Елдан-ел үз карамагындагы ат санын арттыра, бигрәк тә токымлы татар атларын үрчетүгә зур игътибар бирелә.

һәр елны авылны чиста тоту максатыннан байтак эшләр башкарыла. Барыбыз да өмәләрдә бик теләп катнашабыз, зиратта да зур өмәләр оештырылды. Каптажларны чистарту, буяу, төзекләндерү хезмәтләре башкарылды. Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан һәйкәл коймалары буялды. Көтүгә кагылышлы сораулар да җайга салынган. Мөгезле эре терлекләр электр көтүче ярдәмендә көтелә. Кыш буе юлларыбыз үз тракторларыбыз белән чистартыла.
    
Таһир Шәмсуаров  

Фотолар: авыл җирлегеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев