Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мичурин авылы мәчетенә балалар килде

Мичурин авылында яшәүче балалар мәчеткә барып, Ислам дине тарихы, Исламга кагылышлы мәгълүматлар алдылар.


Әлеге чараны авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Болгарда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап оештырды. “Ислам дине кешене яхшылыкка, белемгә өнди. Болар барысы да ислам әхлагының нигезен тәшкил итә. Ислам тәрбиясе аерым кешегә, җәмгыятькә һәм дөньяга файда һәм бәхет китерүгә юнәлтелгән. Яшь буын да шуларны белеп үссә, киләчегебез имин булыр”, - ди китапханәче Сания Вахитова.

Мичурин авылында Аллаһ йорты авылның фидакарь заты Шәһит Газизянов тырышлыгы белән барлыкка килгән. 2013 елның 17 гыйнварында рәсмиләштерү эшләрен тәмамлыйлар, ди Сания апа. Шәһит агай имам вазифасын алып барган. Ул 2016 елда бакыйлыкка күчә. Аннан соң Сөләйман Бадыкшанов имам була. Мәчеттә азан тавышы яңгырый икән, димәк, бу – аның авылда дин яшәсен өчен тырышып йөрүе. Авылда мәчет эшләп торсын, ди авыл халкы.

Ислам дине бәйрәмнәрендә бергәләп җыелып, дога кылалар, ил-көн өчен иминлек, һәркемгә исәнлек-саулык телиләр.
Балалар мәчеткә барасы көн алдыннан кар явып үткән булган. Балалар “эх”тә итмичә, тиз арада, кар көрәп, мәчеткә юл ачканнар. Шулай итеп, алар игелекле эш башкарган.  

Авыл имамы Сөләйман Шакир улы балаларга “Аллаһы Тәгаләнең йортлары – мәчетләрдә дә үзебезне тиешенчә тоту кирәк, мәчеткә килгән һәр кеше – Раббысының кунагы”, - дип мәчеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырган.

 Әлбәттә, балалар өчен мәчеткә килү – бөтенләй башка дөнья. Алар монда игелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар турында тагын да тулырак төшенделәр. Киткәндә тагын килергә теләкләре барлыгын да җиткергәннәр.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мичурин авылы мәчетендә Ислам кабул итүгә 1100 ел